ТЫЛСЫМЛЫ с. 1) Сихри көчкә ия булган; могҗизалы. Аларга Җилбатырныкы кебек тылсымлы итек тә, Тамчыкайны алып киткән елгыр болыт та кирәкми. Ф.Яруллин. Шәүкәт, әгәр дә синең кулыңда тылсымлы таягың булса, бу минутта нишләр идең? М.Маликова 2) әд. Эш-хәрәкәтләр, вакыйгалар сихер ярдәмендә башкарыла торган; фантастик. Бары Рәфистән күзен алмыйча, аның киләчәк турындагы берсеннән-берсе матуррак, ул гына да түгел, бераз тылсымлы әкиятне хәтерләткән җилкеткеч уй-хыялларын гына тыңлый. А.Вергазов. Тылсымлы әкият тыңлагандай, тын да алмый тыңладылар аны. К.Кара 3) күч. Искиткеч матур, сокландыргыч, күңелне биләп ала торган. Ул тылсымлы кыллардан чыккан мөкатдәс моңнар безгә бик тә якын, бик тә кадерле. Р.Миңнуллин. Мондый яктылыкны, мондый тылсымлы төсләрне башка беркайда да очратырга мөмкин түгел. М.Кәбиров |