ТЫЛСЫМЛА’У ф. 1) Сихерләү, тылсым көче белән үзгә бер халәткә күчерү. Шул шартларны җиренә җиткереп үтәгәндә генә, бу могҗизалы дару сине матурлар, җаныңны сафландырыр, тылсымлар, сихерләр. Ш.Галиев 2) Үзенә карату, җәлеп итү, әсир итү. Монда, әлбәттә, безнең Тукайга булган кер кунмас мәхәббәтебез дә роль уйнады булса кирәк, ләкин Әхмәт Фәйзи таланты да безне нык кына тылсымлады. Казан утлары Тылсымлап алу Тиз арада тылсымлау. Барысы да мине, китап дөньясына чумып утырган япь-яшь авыл малаен, бер минут эчендә тылсымлап алды. М.Вәлиев Тылсымлап кую Тымсымланган хәлгә китерү. --- Җәмигъ китапларын бер җиргә җыеп, бер мәгарә эченә тылсымлап куйдылар ---. К.Насыйри Тылсымлап тору Гел, һәрвакыт тылсымлау; сөйләү моментында тылсымлау Тылсымлый бару Торган саен күбрәк тылсымлау Тылсымлый башлау Тылсымларга тотыну. Тылсымлый башлаганчы, башта бөтен кирәк-яракларын әзерләде карчык. Әкият |