ТЫЛСЫМЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. тылсымлау. Зәйтүнә үзе күргән нәрсәгә ышанырга да, ышанмаска да белмәде һәм шул ук вакытта һаман зурая, һаман ачыклана барган якты утлардан күзен ала алмыйча, тылсымланган, сихерләнгән шикелле тәрәзәгә капланып тик торды. Н.Фәттах. Тылсымланган сыман, әйтерсең лә мин тәнемнән чыгам. Җ.Дәрзаман

2) Тылсымга баю; тылсымлы булып китү; серлеләнү. Әмма Хәкимҗан абзыйның төрле тылсымнар белән тылсымланган билетына йөз мең түгел, ике йөз сум да чыкмады. К.Тинчурин

3) Үзе генә белгән, яраткан эш белән шөгыльләнү, нидер маташтыру. Айдаш карт мунчада нидер тылсымлый иде. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә