ТЫЛСЫМ и. гар. 1. 1) Берәр эшне башкаруда сихерле, серле алым; сихер. Тылсым белән тартып китерер иде Наилә, тылсымы юк! А.Гыйләҗев. Чәйне ул, изге эш башкаручы фәрештәдәй тәфсилләп, бер касәдән икенчесенә авыштыра-авыштыра, ниндидер тылсым догалары укыгандай сөйләнә-сөйләнә пешерде. Р.Батулла

2) Сер; аңлап, төшенеп булмаслык сыйфат, як. Телнең бөеклеге, байлыгы, үлемсезлеге, бердәнберлеге, көч-кодрәте, тылсымы турында абстракт фәлсәфә, рәхәт оета торган вәгазьләр чоры үтте. Р.Фәйзуллин. Музыка тылсымы һәм спектакльдәге вакыйгалар бөтен күңел халәтен үзе белән әллә кайларга йөздереп алып китә. Р.Низамиев

2. с. мәгъ. Тылсымлы, сихри. Сызылып төшкән нәзек тылсым кашка Ай нурлары явып сырышкан. Ш.Бабич



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә