ТЫЛМАЧЛА’У ф. 1) Телдән тәрҗемә итү. Тылмачлый алырлык кешеләр дә юк иде әле ул вакытта, алман телен үзебезгә өйрәнергә туры килде. Р.Вәлиев

2) Катлаулы нәрсәне аңлату, аңлаешлы, гади тел белән сөйләп чыгу. [Фәрхетдин] мәкаләне укып чыкты да аны Хөсәен аңлаткан рәвештә [крестьяннарга] тылмачларга кереште. А.Расих



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә