ТЫЛ и. рус 1) Сугыш алып бара торган илнең фронт сызыгы артындагы территориясе. Башта мин сезгә сугыш вакытында безнең тыл халкы нәрсә ашаганны сөйлим. М.Мәһдиев. Тыл дигәннәре дә фронттан ким булмаган. Ф.Баттал

2) Теге яки бу гаскәри берләшмә урнашкан, позиция тоткан урын артындагы территория. Кремневның полкы әле җирле сугышлар алып барды, әле оборонада утырды, әле аны тылга ялга чыгардылар. Г.Әпсәләмов. Караңгы төшкәндәрәк искә килдем, безнең тыл дигән җирдә дә немецлар иде. Х.Камалов

3) Хәрәкәттәге армия артында урнашкан һәм аны сугыш алып барыр өчен бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итә торган ярдәмче гаскәри частьлар, интендант берләшмәләр җыелмасы. Шуның яратуыннан файдалан, тыл армиясенә күч, Алексей. Х.Камалов. Кирәк булса, Югары генералитеттан кешеләр һәм тыл начальнигы чакырыла. З.Зәйнуллин

4) күч. Терәк, нигез; рухи байлык, кыйммәтләр тупланмасы. – Белмим тагын, – дидем мин салкын гына. – Ләкин сиңа тыл булыр өчен генә иргә чыгуны аңламыйм мин. Ә.Еники. Ярый ла синең тыл нык иде. М.Мәһдиев

Тылга бәрү к. тылга керү. Без киткәнне көтеп кенә торганнар диярсең, шул көнне үк тылга бәрделәр. Казан утлары. Тылга керү Дошманның төп көчләрен әйләнеп үтеп, арттан һөҗүм итү. Иогансонга да, Лангега да русларның нинди конкрет максат белән тылга керүләре билгеле түгел иде. Г.Әпсәләмов. Тылга төшү к. тылга керү. Бер кырыйдагы ике-өч чакрымлы тирән чокырдан --- килеп, безнекеләрнең киткәнен сагалап торган һәм шунда ук тылга төшкән. Х.Камалов. Тыл күсесе тирг., кимс. Сугыш вакытында төрле юллар белән тылда калып, тыныч, рәхәт яшәүче кеше турында. Ә ул тыл күсесе берни белми бит, ватанчы булып кылана гына, дидем. Х.Камалов. Дилбегә тыл күселәре кулында. М.Әмирханов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә