ТЫКЫ’-ТЫКЫ иярт. 1. к. тык-тык. Бер колагымда аның тавышы чыңлый, икенчесендә поезд тәгәрмәчләре тукылдый: тыкы-тыкы, тыкы-тыкы. Р.Габделхакова

2. рәв. мәгъ. 1) Шундый тавышлар чыгарып. Поезд күптән кузгалган, тыкы-тыкы бара да бара. Р.Батулла

2) Берөзлексез, бик кызу, ашыгып (сөйләү тур.). Эшләргә кирәк, тыкы-тыкы тыкылдап кына эш бармас. Г.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә