ТЫКЫРДАТУ ф. 1) Тыкыр-тыкыр иткән тавыш чыгару. [Камырны] тагын күпмедер тыкырдатып туглый да, чүлмәкне мич алдына – җылыга куя. Г.Бәширов. Мин, юа торган тустаганымны тыкырдатудан туктап, җырның ахырын көтәм. Ватаным Татарстан 2) күч. сөйл. Берәр нәрсә турында кат-кат сорау, әйтү, сорашу. Алар Кардәшевтән шундый кызыклы авыл турында тыкырдатып сораша башладылар. Х.Камалов 3) Кыстау, ирексезләү. Бар, бар, дип, бабай тыкырдата. Х.Камалов. Хәер, җәмәгатьчелек эшенә катнашырга атлыгып та тормый иде, поссоветка да Фәрхия тыкырдатканга гына барган иде. М.Хуҗин 4) күч. Ашыктыру. Ә мин килүгә эш коралы алырга чабам, корал таратучыны тыкырдатам: «Кая минем чүкеч?» А.Гыйләҗев. Шундый сөйләшүләрдән соң ул авылда музыка мәктәбе төзи башлау идеясен тыкырдатырга тотынды. З.Зәйнуллин 5) күч. Бик нык ачулану, сүгү. Бу вакытта Иван Мөхәммәтович телефон аша колхоз рәисләрен тыкырдата иде. Х.Камалов. Җитәкченең тыкырдатуына түзәр чарам калмады, китәм мин бу эштән. Казан утлары Тыкырдата башлау Тыкырдатырга тотыну. Бүген дә «Газель»гә кереп утырулары булды, кондуктор билет алырга тыкырдата башлады. В.Нуриев Тыкырдатып алу Аз гына тыкырдату. Ул бармаклары белән өстәлгә тыкырдатып алды. З.Зәйнуллин Тыкырдатып ташлау Тиз генә тыкырдату. Хәзер «бабаң» да «бабалары», имеш. Хурланмаслыкмыни? Вәт шуңа тыкырдатып ташладым Марзия апаңны. Б.Камалов Тыкырдатып тору Даими тыкырдату; хәзерге вакытта тыкырдату. Казаннан да шуны тыкырдатып торганнарын син яхшы беләсең. Ф.Садриев |