ТЫКЫЛДАШУ ф. урт. юн. 1) Күп кеше мәгънәсезгә сөйләшеп утыру; юк-бар, әһәмиятсез нәрсәләр турында сөйләшү. Синең белән тыкылдашып, көн үткәне дә сизелмәгән бит, әй. Р.Вәлиев

2) Берничә кешенең яки әйбернең тыкылдаган тавышлар чыгаруы; күмәкләшеп тыкылдау. Ул вагон тәгәрмәчләренең бер уңайга тыкылдашуын тыңлап, купеда рәхәт йокымсырап утыра. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә