ТЫКЫЛДА’У ф. 1) Тык-тык иткән тавыш чыгару. Якындагы тимер юлдан, күңелле тыкылдап, поездлар үтеп китә. М.Маликова. Ә инде сарыга буялган тупса янында ап-ак ирләр туфлие күргәч, йөрәге мотоцикл моторыннан әшәкерәк тыкылдап тибәргә тотынды. Ф.Яруллин 2) сөйл. Туктаусыз бик күп сөйләү; әһәмиятсез, мәгънәсез, юк-бар нәрсәләр сөйләү, туктаусыз такылдау. Аннары кайберәүләрнең пыш-пыш итеп тыкылдап йөрүләре дә тәэсир иткәләде. Г.Кутуй Тыкылдап йөрү Гел тыкылдау. Аннары кайберәүләрнең пыш-пыш итеп тыкылдап йөрүләре дә тәэсир иткәләде. Г.Кутуй. Шулай берүзем тыкылдап йөрүем өчен, мине хәзер бала-чагалар гына түгел, кайбер зурлар да тилегә саныйлар. Ф.Яруллин Тыкылдап ташлау Уйламыйча, кызулык белән тыкылдау. Әллә ниләр тыкылдап ташладым бугай. Г.Каюмов Тыкылдап тору Сөйләү моментында тыкылдау; бертуктамый тыкылдау; һәрвакыт тыкылдау. Шундый инде ул минем хатын, гел тыкылдап тора. Безнең гәҗит Тыкылдый башлау Тыкылдарга тотыну. Иртәнге тынлыкны ярып, пулемёт тыкылдый башлады. Р.Мостафин. – Гаилә үрнәге күрсәтергә куша безгә китап, – дип, кәефе күтәрелгән Зөлфия рәхәтләнеп тыкылдый башлады. Т.Галиуллин Тыкылдый бирү Тыкылдавын дәвам итү; бернигә карамыйча тыкылдау. Немец, күзләрен акайтып, як-ягына карады, бармакларын аппараттан алган иде, аппарат, колакка ят ишетелгән нокталар һәм сызыклар ясап, тек, тек, тик, тик тыкылдый бирде. Г.Кутуй. Поезд тәгәрмәчләре ашыга-ашыга тыкылдый бирде. М.Вәлиев |