ТЫКЫЛДАТУ ф. Таш, агач һ.б.ш. каты нәрсәләргә сугып, бәреп тык-тык иткән тавышлар чыгару. Шәүкәтне генә көткәндәй, калганнар да чүкечләрен тыкылдатырга керештеләр. Н.Хәсәнов. --- Мансур агай исән кулы белән стенаны тукмап-тукмап көлә, Бүресуккан олатай таягын тыкылдата, Хәйрулла агай шап та шоп ботын чаба. Г.Якупова

Тыкылдата башлау Тыкылдатырга керешү. Ул да түгел, автоматлар тагын тыкылдата башлый, һәм Коненконың күңеле тагын тынычланып китә: «Димәк, әле исәннәр...» И.Гази

Тыкылдата бирү Бернигә карамыйча тыкылдату. Баш редактор каләме белән өстәлгә тыкылдата бирде. Казан утлары

Тыкылдатып алу Бераз гына тыкылдату; кыска вакыт тыкылдату. Бабай, гадәттәгечә, таягы белән берничә тапкыр тыкылдатып алды. М.Мәһдиев

Тыкылдатып йөрү Гел тыкылдату. Һаман тыкылдатып йөрүен генә белә ул ---. Казан утлары

Тыкылдатып кую Бер тапкыр тыкылдату. Мансур, мин риза дигәнне белдереп, кулындагы чүкеч белән тыкылдатып куйды. А.Галиева

Тыкылдатып тору Озак вакыт дәвамында тыкылдату; даими тыкылдату

Тыкылдатып утыру к. тыкылдатып тору. Аннары ул икенче бер бинага керде һәм анда немец телеграфистының аппарат янында, бармак басып, нидер тыкылдатып утыруын күрде. Г.Кутуй



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә