ТЫКШЫНУ ф. сөйл. 1) Бик кысан урынга керү, кысылу. Шәһәр халкының бер-ике адым җиргә дә җәяү барасы килмичә, трамвай белән троллейбусында тыкшынырга ияләнеп бетүе? Ә.Сафиуллин

2) Кая да булса әдәпсез яки оятсыз рәвештә керү, үтү, үтергә, керергә тырышу. – Кая тыкшынасың, ары кит! – дип кычкырды би үзенең углына. Н.Фәттах. Ни кызганыч, андый бәхеткә күбрәк лаф орып йөрүчеләр, милләтпәрвәр кыяфәтенә кергән эшлексезләр, дан-дәрәҗә яратучы, ерып-ертып алгы рәтләргә тыкшынучылар ия. Р.Миңнуллин

3) Белер-белмәс башка кешеләрнең эшенә, тормышына катнашу; тыгылу, кысылу. Һәркайсыбызның үз үткәне, анда теләсә кемнең тыкшынырга хакы юк. М.Хәсәнов. Утыз ел буе каенана белән яшәүче Камилә тормышына тыкшынып маташалар! К.Тимбикова

4) Үти алмаслык, көче җитмәслек эшкә керешү. Югары белеме дә булмаган кешенең директор эшенә тыкшынуын ничек аңлатырга? Р.Вәлиева

Тыкшына бару Тагын да күбрәк тыкшыну. Теге эшлексезләр моны сизәләр һәм шул көннең өлешенә тыкшына баралар иде. М.Мәһдиев

Тыкшына башлау Тыкшынырга керешү. Мафия артык баеса, симергән эт кебек, хуҗаларына ташлана, икътисади, сәяси эшләргә тыкшына башлый. Т.Галиуллин. Бик тыкшына башласалар, җибәр син аларны. М.Маликова

Тыкшынып йөрү Озак вакыт дәвамында тыкшыну; даими тыкшыну. Анда мин карьера өчен тырмашып, тыкшынып йөрүче адәми зат булып кына күренәм. Т.Миңнуллин. Минем хуҗалыкка тыкшынып йөргәнче, отрядыңда тәртип урнаштырыр идең. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә