ТЫЙНАКСЫЗЛЫК и. 1) Тыйнаксыз булу, мактанырга ярату, күзгә ташланып тору үзлеге. Тыйнаксызлык саналмаса, ул поэмамны иҗатымдагы иң әһәмиятле әсәрем дип исәплим. Н.Нәҗми. Тыйнаксызлык булып аңлашылмасын: язучылар, шагыйрьләр – халык тормышын тирәнтен белүчеләр. Р.Миңнуллин 2) Әдәпсезлек, тәрбиясезлек, гадәтсезлек. Чәчләрен никадәр тыйнаклык белән татарчалатып турыдан ачса, күкрәк уемын шулкадәр тыйнаксызлык белән тышка чыгарып, эре чәчәкле халат кигән хуҗабикә чыгышы белән Буа кызы, теш табибәсе булып чыкты. А.Хәлим |