ТЫЙНАКСЫЗЛАНУ ф. Тыйнаклык сакламау, тыйнаксызлык күрсәтү, әдәпсезләнү. Әлегә тикле азмы-күпме әдәп саклаган кавалерым аулакта тыйнаксызланырга, шаярган булып, кулына ирек бирергә, капшанырга тотынды. С.Сабиров. Әнә табигать тә үзенең, тыйнаксызланып, кызның сылу тәненә кагылуына оялды бугай, яңгыр ничек кисәк кенә башланып киткән булса, шулай кинәт кенә туктады да. И.Сираҗи |