ТЫЙНАКСЫЗ с. Тыйнаклык сакламый, тыйнаклык күрсәтми торган; әдәпсез; тыела белми торган. [Шәйхезаман:] Бу нинди тыйнаксыз балалар булды соң? Ялгыз калдылармы, талашырга керешәләр. Т.Гыйззәт. Моңарчы егет-җилән арасында Хәтирәгә карата үзенә бер төрле дорфа, тыйнаксыз мөнәсәбәт яши иде. М.Галәү |