ТЫЙНАКЛАНУ ф. 1) Тыйнакка әйләнү, тыйнак булып китү, үзен тыйнак тота башлау. Сары бөдрә чәчләрен пилоткасы эченә яшерә-яшерә, Стариков тагын сүзгә кушылды: – Иптәш парторг алдында тыйнакланма әле, Газинур, Александр Матросов турындагы беседаңны бөтен кеше ошатты. Г.Әпсәләмов. Тыйнаклана отыры алар да. С.Әхмәтҗанова

2) Тыйнак булып кылану, тыйнак булып күренергә тырышу. Тыйнакланып, оялып тора торган чак түгел. Ә.Еники. – Синекенә җитми инде, – диде Гөлнара, тыйнакланып. Ф.Яруллин

Тыйнаклана бару Торган саен, тагын да тыйнаклану. Фестиваль елдан-ел җисеме һәм исеме таләпләренә туры килгән рәвештә тыйнаклана, тотнаклана бара. Мәдәни җомга

Тыйнаклана башлау Тыйнакланырга тотыну

Тыйнаклана төшү Бераз тыйнаклану; тагын да ныграк тыйнаклану. Бу тормышта үзеңнең кечкенә генә урын алып торганыңа төшенгәндәй буласың, тыйнаклана төшәсең икән. М.Хәсәнов

Тыйнакланып бетү Тәмам тыйнаклану. Бөтенләй яхшырып, тәртиплеләнеп, тыйнакланып бетәрмен дә сәхнәдән китәрмен дип уйлыйм. Тамаша

Тыйнакланып калу Берәр тәэсирдән соң тыйнакка әйләнү. Башка вакытта кызлар яныннан узып киткәндә дә бер шаян сүз әйтмичә түзә алмаган егетләр, аны күргәч, тыйнакланып калдылар. Л.Ихсанова. Башка һөнәр ияләренең истәлеген мәңгеләштерү өчен җан атып һәм кан түгеп йөргән журналист халкы, мәсьәлә үз остазларына кагылганда, ни сәбәпледер юашланып һәм тыйнакланып кала. Ватаным Татарстан

Тыйнакланып китү Соңгы араларда, күзгә күренеп, сизелерлек тыйнаклану. – Язган булса, – диде ханым, басылып, тыйнакланып китеп. Т.Галиуллин

Тыйнакланып тору Күпмедер вакытка тыйнаклану. Кияү күрмәгән кызлардай тыйнакланып тору кирәкмәстер, мондый эзләнү һәм тарихи ачышларны теләсә кайсы матбага коллективы ерып чыга алмый, ул – фәкать «Мәйдан» журналы егетләренең генә кулыннан килгән хезмәт! В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә