ТЫЙНАК с. 1. 1) Үзен мактарга, күрсәтергә яратмый торган, сабыр, басынкы. Беренчесе – үтә дә беркатлы, бар нәрсәгә дә тиз ышанучан, шатлыктан күккә сикерми, кайгы-хәсрәткә тиз генә бөгелеп төшми торган сабыр, тыйнак зат. Г.Галиев. Илдар Юзеев тыйнак шагыйрь булу өстенә, кеше сүзенә колак сала белә. Ф.Яруллин 2) Әдәпле, тотнаклы, басынкы, тәрбияле, әхлаклы. Тыштан тыйнак, сабыр, әдәпле, кешегә авыр сүз дә әйтми торган Зәкиҗан агай характерын күрсәтте: инанган хыяллары өчен үләргә әзер фаталист икәнлеген раслады. Т.Галиуллин. Юк, Мәүлия андый түгел, тыйнак хатын ул. Аманулла 3) күч. Артык бай булмаган, күзгә бәрелеп тормаган, гади. Кичен ярлы өйдә ярлы гына, тыйнак кына бәйрәм булды. Н.Фәттах. Һәммәсенә түзеп, сабыр гына Кичергәннәр тыйнак авыллар. Л.Шагыйрьҗан 2. рәв. мәгъ. 1) Тыенкы, тотнаклы рәвештә; әдәпле; үзен күрсәтергә тырышмыйча. Алмыш хан, мактау сүзләренә күңеле булып, тыйнак кына тамак кырып куйды. Н.Фәттах. Бу мөхтәрәм зат һәркайда, һәркайчан үзен намуслы, тыйнак тотты. Х.Миңнегулов 2) Әдәп, тәрбия, әхлак кагыйдәләрен бозмыйча. Бу, әлбәттә, бик әдәпле, бик тыйнак сөйләшү иде, әмма ләкин иң чынын, иң кирәген сөйләшү түгел иде, чөнки бу минутта аларның күңелләрендә бөтенләй икенче уй, икенче хисләр иде. Ә.Еники 3) күч. Гади итеп; бай һәм мул итмичә. Әмма балалары бик тыйнак кайтып төштеләр. Машинасыз-нисез. Ф.Яруллин. Моннан утыз еллар элек авыл халкы бик тыйнак яши иде, ә бер ир шул вакытта кинәт кенә нык баеп китте: болын кадәр йорт салды, машина алды. Г.Хуҗиева 3. и. мәгъ. Әдәпле, сабыр холыклы кеше. Тыйнакның кулы эшләр, мактанчыкның теле эшләр. Мәкаль. Тыйнакның тыны юк, күкрәп чыкмас бер дә. Ю.Сафиуллин |