ТЫЙЛЫГУ ф. диал. 1) Берәр эшне эшләүдән үз-үзен тыю; туктау; кире уйлау. Ниһаять, карчыкның сүз капчыгы бушабрак калды бугай, әллә карты әрепләшмәгәнгә, шул төштә тыйлыкты. Ә.Баян. Чөнки Әлтафиның рәвешен күргән кызлар, үзләре дә сизмәстән, нәкъ ул булып чүгәләгәннәр һәм, эчләрен тотып, тыйлыга алмыйча көләләр иде. М.Мәһдиев 2) Кимү, бераз тукталу, әкренәю, басылу (авырту яки җил-яңгыр тур.). Яңгыр тыйлыккан арада барып кайтсак була инде кибеткә. Казан утлары Тыйлыга бару Торган саен күбрәк тыйлыгу. Җил тыйлыга бара Тыйлыга башлау Тыйлыгу билгеләре сизелү Тыйлыга төшү Бераз тыйлыгу. Аннары бераз тыйлыга төште дә: – Яп әле ишекне дә кил монда! В.Нуруллин Тыйлыгып калу Ниндидер бер вакыйгадан, хәлдән соң тыйлыгу. Тагын нидер өстәмәкче иде, тыйлыгып калды. Ә.Баян. Бу сүз вакытында усал әйтелгән иде: Исламнур да, Ярмөхәммәт тә тыйлыгып кала алмады. Р.Батулла Тыйлыгып тору Һәрвакыт тыйлыгу, даими тыйлыгу; билгеле вакытка тыйлыгу. Сабырлык галәмәте – тыйлыгып тору. Ә.Баян |