ТЫЗЫЛДА’У ф. 1) Бызылдау, тонык кына ыжылдаган тавыш чыгару. Тызылдап әйләнгән телефон өстәлдән килеп төшәм дигәндә генә, ватыла күрмәсен тагы дип эләктереп алды. Ватаным Татарстан 2) Ишетелер-ишетелмәс яки аңлап булмаслык итеп бер көйгә сөйләнү. Һаман тызылдый инде ул шулай Тызылдап алу Аз гына тызылдау. Чебен тызылдап алды да тынды Тызылдап йөрү Озак вакыт дәвамында тызылдау. Сәлим тызылдап йөрде-йөрде дә, игътибар итүче булмагач, сүрелде тагын. И.Нуруллин Тызылдап кую Бер тапкыр гына тызылдау Тызылдап тору Сөйләү моментында тызылдау. Әниең гел тызылдап торамы? Казан утлары Тызылдый бирү Бернигә дә карамый тызылдау |