ТЫЗ-БЫ’З КИЛҮ ф. Ашыгудан яки каушаудан ыгы-зыгы килү, ыгы-зыгы килеп йөренү. Анда береннән-бере чибәрләр: Нәсимә белән Зөлфия, Зөмәррә белән Әлфинур, Мөфидә белән Рушания, Мәрьям белән Гүзәл кара-каршы утыралар, Гөлшатлары тыз-быз килә. К.Миңлебаев. Хәзрәт, чапан чабуларын җилфердәтеп, һаман хәрәкәтләнә, тыз-быз килә. М.Хәсәнов |