ТЫЕНКЫ 1. с. 1) Хис-тойгыларын, уйларын артык сиздерми торган, тыйнак, тыныч, басынкы, сабыр (кеше тур.). Кире әйләнеп килгәндә, Лариса белән Әнвәр икесе дә бик тыенкы иделәр. М.Маликова 2) Бар көченә чагылмаган, тыйнак, чамалы. Тормыш корып җибәргән көннән башлап, Ләйлә белән Гайфулла арасында тыенкы мәхәббәт яшәп килде. Ф.Яруллин. Тавыш тыенкы, беркадәр моңсу булса да, ягымлы. Х.Ширмән 2. рәв. мәгъ. Тыйнаклык, сабырлык белән, тыныч кына. Урта бер җирдә кайчандыр тыенкы гына челтерәп торган фонтан булган. М.Галиев. Зәбидә нигәдер тыенкы гына, сүзгә кушылмый бара. Н.Хәсәнов |