ТЫЕЛУ ф. 1) төш. юн. к. тыю. Читләр әйберсенә кагылу корсаклы хатынга да тыела! М.Хуҗин. Мөселман кешесенә зина кылучы белән никахка керү катгый рәвештә тыела. И.Әмирхан

2) кайт. юн. к. тыю. Арткарак калып төшә торган чаңгычы – соры костюмлы, аркасына ау мылтыгы аскан егет – тыелыбрак шуа. Г.Әпсәләмов. Мин инде болай ярамаганлыгын бик яхшы аңлыйм, шулай да берничек тә тыелып булмый. Н.Фәттах. – Мин сезне биредә дип белми идем, – диде ул, мөмкин кадәр тыелып ---. Ф.Садриев

Тыела башлау Тыелырга тотыну; тыелганлыгы сизелү. Машина уылдап әкренәя, тыела башлады. Р.Батулла

Тыела калу к. тыела төшү. Бераз тыела калып, Маһинур апаның гүзәл күз карашлары, зифа буе, кара чәч вә кашлары, күңел кылларын чиртә торган озын керфекләре – һәммәсе-һәммәсе күз алдыма килделәр. Ф.Яхин

Тыела төшү Бераз тыелу; тагын да тыелу. – Ә үзе! – диде Атилла бераз тыела төшеп. М.Хәбибуллин. Аннан нигәдер мал куучыларны мактаудан тыела төшеп, сүзне икенчегә борды. Ф.Сафин

Тыелып калу Кинәт тыелу. Күңеле тулды, тик үзен үзе кулга алды, тыелып калды. З.Мәхмүди. Ә егет кулларына ирек бирми, тыелып кала белә. Ф.Яруллин. Зал уртасына якынлашу белән, өстәл янындагы алыпларны күрү белән, алар көлүдән, сөйләшүдән тыелып калдылар. Н.Фәттах

Тыелып килү Электән үк, эзлекле рәвештә, озак вакытлар дәвамында тыелу. Күп гасырлар дәвамында тыелып килгән матбугаты мәйданга чыккан, һәм шагыйрь милләткә хокук таләп итә. Н.Хисамов

Тыелып тору Билгеле вакытка тыелу. Дөрес, люмпеннан чыгып, сату эшенә тотынган бәндәләр генә бернинди җинаятьтән дә тыелып тормыйлар иде. М.Галиев. Аның тавышы шундый сагышлы, шундый кызганыч чыга, мин, елап җибәрмичә, көчкә тыелып торам. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә