ТЫЕЛГЫСЫЗ с. 1. Берни белән дә туктатып яки тоткарлап булмый торган. Гөлшәһидә тыелгысыз бер ярсу белән Мансурның муеныннан кочып алып, иреннәреннән суырып үпте. Г.Әпсәләмов. Аның күзләре зур ачылып яктырган, аларда киек җәнлек күзендәге кебек сизгер ут кабынган, гәүдәсе турайган, киеренкеләнгән, әйтерсең лә каядыр сикерергә яки тыелгысыз омтылыш белән йөгерергә әзерләнгән иде. М.Маликова

2. рәв. мәгъ. Берни белән дә туктатып яки тоткарлап булмаслык рәвештә. Кемнәрдер башлап җибәргән ташкын безне тыелгысыз алга илтә. Ш.Галиев. – Әти белән әни юк инде минем, – диде кыз, тыелгысыз аккан күз яшен сөртә-сөртә. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә