ТЫГЫНУ ф. туп. 1) Өсте-өстенә ашау, күп итеп ашау. Үләсен белсә дә, күп кеше рәхәтләнеп ашый: тыгыналар, комсызланалар. Р.Батулла. Безгә килеп тыгынып кына китә беләсез шул сез, рәхмәтегез шулдыр. Г.Каюмов 2) күч. Байлык, акча һ.б.ш.ны ашау-эчүгә, кәеф-сафа сөрүгә тоту. Тыгыныгыз инде безнең акчага! Г.Камал. Эшләгәнеңне шайтан суы тыгынып бетерәсең! Х.Камалов Тыгына башлау Тыгынырга тотыну Тыгынып тору Даими тыгыну; хәзер тыгыну Тыгынып яту Озак вакыт тыгыну. Үзләре монда җылы өйләрдә тыгынып яталар, безнең кебек ярлыларны, сугышларга куып, ачтан тилмертәләр. Т.Гази. Ул оятсыз үзе дә Бәдретдин юнәткән ит, май белән тыгынып ята бит. С.Сабиров |