ТЫГЫНДЫРУ ф. туп. 1) Күп итеп, туйганчы ашату-эчертү. Дөнья кадәр күчтәнәчләр биреп җиңгәләрен тыгындырдым. Т.Гыйззәт. --- чучка асрый хәзер татар, ипекәйне улагын тутырып тыгындыра, чүмәлә тиклем бишәр чучка асраучылар бар! А.Гыйләҗев 2) Ришвәт бирү һ.б.ш. юл белән ризалату, канәгатьләндерү. Мине – астагылар, мин өстәгеләрне тыгындырам, аның өчен ул суммаларны каяндыр алырга кирәк бит әле. Р.Сәгъди Тыгындырып бетерү Барысын да тыгындыру; нык тыгындыру. Кара аны, кызлардан тыгындырып бетермә. Т.Гыйззәт Тыгындырып яту Озак вакыт дәвамында тыгындыру. Нәрсәгә аларны Алчын бәк заманындагы кебек бушка тыгындырып ятарга. Р.Сәгъди. Әрәмтамак, үзеңнең тамагың тыгынганы җитмәгән, инде монда урам хәерчеләрен дә тыгындырып ятасыңмы? Бу тормышта ниләр бар? |