ТЫГЫН с. 1. Кысан, кысрык, иркен түгел. Алар иң кыен чакларда килеп йөрделәр, тыгын димәделәр, үзләре янына мине сыендырдылар. Ф.Яруллин. Адәм баласының асылы башка беркайда да түгел, нәкъ менә тыгын автобуста ныграк ачыладыр. М.Кәбиров. Халык күп, кая карама – тыгын, тынчу. Р.Туфитуллова

2. и. мәгъ. диал. к. тыгынчык. Тишеккә – тыгын, ертыкка – ямау. Мәкаль



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә