ТЫГЫЛУ ф. 1) төш. юн. к. тыгу (1, 3 мәгъ.). Кынысына тыгылмаган әле кылыч! К.Тинчурин. Резина шланг эченә тыгылган тимер таяклар белән кыйнап, бөерләрен дә бик нык эштән чыгардылар: чак кына уңайсызрак кузгалып куйса да, билләре-аркалары авыртуына һич тә түзәр әмәле калмый. Р.Мостафин 2) Берәр нәрсә эченә, арасына кулны кертү. Кесәсенә тыгылып, кулъяулыкка төргән бер кисәк нәрсә чыгарды. З.Зәйнуллин. Оятсыз, кием шкафларыма хәтле тыгылды. Н.Гыйматдинова 3) Тәрәзә, ишек һ.б.ш. нәрсәләрдән башны тышка чыгару яки эчкә кертү. Тәрәзәдән тыгыласы түгел, ябылуга күнегә торыгыз. К.Кәримов 4) Берәр тар аралыкка үтеп керү. Ул ботак исә матча белән бүлмә тактасы өстендәге аралыкка тыгылып, бер башы белән түшәмгә терәлә, икенче башы йортның олы ягына (бүлмәсенә) чыгып бераз салынып тора. М.Мәһдиев 5) Нинди дә булса бер тар урынга күпләп җыелу, өелү. Һәркем үзенең базарга һәм мәркәзгә якын булуын теләгән, шул сәбәптән анлар бер җиргә тыгылганнар һәм бер җиргә килеп укмашканнар. Г.Камал 6) Берәр тар аралык, юл үтмәс булу, томалану. Юынгычыбыз күптән тыгылган, һәм юынтык сулар агып чыгып китә алмый җәфалый иде. Ф.Яруллин. Бусы инде боз тыгылу дигән сүз! М.Вәлиев 7) Тар урында терәлеп калу, бөялү. Коры азык тамагына тыгыла, һәм кеше шулай үләргә дә мөмкин. Х.Камалов. Ул бу хәлендә бугазына әйбер тыгылып, сулый алмый торган бульдогка охшап калган иде. Р.Сәгъди 8) сөйл. Авызга берьюлы күп ризык тутырып, аны тамактан үткәрә алмау. Атның икенчесе печәнгә тыгыла. Әкият. Аны Галиянең кыстыбыйга тыгылып ыкы-мыкы килеп торуы да кызыксындырмый. Л.Ибраһим-Вәлиди 9) Авырган вакытта яисә нәрсәдер тәэсирендә, аркасында борын, колак һ.б.ш.ның үз функцияләрен тулысынча башкара алмавы, өлешчә ябылуы, каплануы. Ну, күрәсез, минем бөтен җирем дә үз урынында, аяк-куллар да, тик баш кына яман шаулый. Һәм колакларым бераз тыгылган, шулаймы? Ә.Еники. Әркәшәнең һәрвакыт борыны тыгылган була, һәм ул бервакытта да борын авазларын әйтеп мәшәкатьләнми иде. М.Мәһдиев 10) тыгыл туп. боерык ф. форм. Комсыз кешене тиргәп әйтелә. Ашасаң – аша, ашамасаң, тыгыл! Д.Салихов. Сарай артындагы әллә кайсы урыннан шыпырт кына бер капчык бодайны алып чыкты да, карганып, аны арбага ыргытты: – Мә, тыгыл! Д.Бүләков 11) күч. Тиешле-тиешсезгә берәр эшкә, әңгәмәгә катнашу, тыкшыну, кысылу; сорамаганда киңәш бирү, акыл сату. Яшьләр эшенә тыгылма инде. А.Алиш. Син Әкбәр эшенә тыгылма, академик, үз эшеңне кара. И.Юзеев. Нигә минем шәхси эшләремә тыгыласың? Р.Батулла 12) күч. Нык әсәрләнүдән, тәэсирләнүдән елыйсы килү, сөйләшә алмау. Кызның тамагына нидер килеп тыгылган, күзе яшьләнергә башлаган кебек хәл булды. Г.Ибраһимов. Яшемә тыгылып сүземне дә әйтә алмыйм. К.Тинчурин. – Юк, кирәк түгел, – диде Мәсрүрә, яшенә тыгылып, – минем күңелемне кузгатма. М.Мәһдиев // Сөйләү сәләтен вакытлыча югалту, тотлыгу. Фәрдәнәнең тавышы бугазында тыгылып өзелде. Х.Камалов 13) күч. Нинди дә булса хис-кичереш, тойгы, сәбәп һ.б. аркасында сулу кабу, буылу, иркен сулыш ала алмау. Зыя, баягы иптәше Госман белән тагы очрашып, аның фатирына бару өчен чанага утырырга гына хәзерләнгәннәр иде; бик арып, ахылдап беткән бер малай килде дә, тыгыла-тыгыла: – Көчкә-көчкә таптым, атай. Г.Ибраһимов Тыгыла бару Торган саен ныграк тыгылу. Ничаклы тыгыз булса да, әле һаман бүлмәләрдән шәкерт агыла, һаман берсен-берсе кысып, шул тыгыз тулган залга тыгыла баралар. Г.Ибраһимов Тыгыла башлау Тыгылу билгеләре күренү. Халыкның күз алдында ук бозлар елганың як-ягына түгелгән тирес белән тарайган җиренә тыгыла башлады. А.Алиш. Тегесе артык узынып китеп дәүләт эшләренә дә тыгыла башлагач, аны юлдан алып ташлау ягын карый. А.Хәсәнов Тыгыла төшү Тагын да күбрәк тыгылу; бераз тыгылу. Борыным тагын да тыгыла төште. Сөембикә Тыгыла язу Аз гына тыгылмый калу. Көтмәгәнлектән ризыгы тыгыла яза. Р.Гаязетдин. Бу хәбәрне ишеткәч, бәрәңге белән тыгыла яздым. Казан утлары Тыгылып алу Бераз тыгылу; аз вакытка тыгылу. Шушы егетләрнең --- төз адым белән атлап, хәрби антның һәр сүзен чатнатып һәм гаять җитдилек белән әйтүен тыңлап, үземнең дә бугазыма төер тыгылып алды бугай. Мәдәни җомга Тыгылып бетү Тәмам тыгылу. Нәтиҗәсе мәгълүм: ком һәм чүп-чар белән тыгылып беткән, өлешчә җимерелгән инженерлык коммуникацияләре Казан урамнарында сулар җыелуга китерә башлады. Шәһри Казан Тыгылып йөрү Даими тыгылу; һәрвакыт, һәр җирдә тыгылу. Бәлки, минем чынлап та кешеләр язмышына тыгылып йөрергә хакым юктыр? Э.Яһудин. Икенчедән, минемчә дин әһелләренә гыйлемле татар зыялылары кирәк түгел, үзләренең мохитләренә, эшләренә артыгын тыгылып йөрүләрен теләми сыман тоела. Н.Алан Тыгылып калу Тыгылган хәлгә килү. Кино күрсәтү аппаратына лента тыгылып калганда экранда калтыранган бердәнбер кадр кебек, Хәлимнең хәтер лентасында ниндидер бер мөһим күренеш катып калды ---. Г.Гыйльманов. Тик җикеренү сүзләре бугазында тыгылып калгандай булды. И.Сираҗи Тыгылып китү Кинәт тыгылу. Хәер, Фәрит, картларның сүз сөрешләре ничек барганы белән дә кызыксынып тормастан, шунда ук тыгылып китәргә дә күп сорамый иде шул. Ш.Алпар Тыгылып тору Һәрвакыт тыгылу; хәзерге моментта тыгылган булу; даими тыгылу. Монда әллә ни көләрлек нәрсә булмаса да, киресенчә, ачуланырга кирәк булса да, Барыйның да инде күңелендә тыгылып торган боз кисәге эреп юкка чыккандай булды. Н.Фәттах. Шул вакыт әллә ни зур булмаган бер боз агып килә дә тыгылып торган бозларга китереп бәрә. Ф.Яруллин |