ТЫГЫЛДЫРУ ф. 1) Нәрсәне дә булса артык күп тутырып, үтә алмаслык итү, төяү. Бер фикер икенче фикергә каршы килде, язгы бозлар берсе берсенә төртелеп, юлларын тыгылдырган шикелле, уйлары тоткарланды. Х.Камалов

2) күч. Берәр дәлил, фикер һ.б.ш. белән тулысынча килешергә мәҗбүр итү, каршы килерлек мөмкинлек калдырмау. Әйтеп карасыннар, китегез, авылыгыз дөрес җиргә салынмаган дип, шунда ук тыгылдырыр аларны Әхмәдулла хәзрәт: ике башлы каракош сурәте ясалган сургучлы кәгазьне борыннарына гына төртер. И.Сираҗи

3) күп. Канәгатьләндерү. --- казна угрыларының тамагын депутатлар бик шәп тикшергәндәй итеп расланган бюджет та, геометрик прогрессия белән арта торган «хезмәт хаклары» да тыгылдыра алмый, урлапмы-урлыйлар, ә һаман җитми. Татарстан яшьләре



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә