ТЫГЫЗЛЫК и. 1) Бик нык тыгызланган, басылган, кысылган, береккән булу. Менә әлеге басу да чисталыгы, тыгызлыгы белән шаккаттырды. Йолдыз. Туфракның тыгызлыгына кара син, кайчан әле шулай булганы бар иде... Казан утлары

2) физ., хим. Нинди дә булса җисемнең күләм берәмлегендәге массасы; массаның күләмгә нисбәте. Монда өченче оператор махсус детонаторлы пультивант ярдәмендә чималның тыгызлык коэффициентын һәм турбулентлы магнетикасын тикшерә. Җ.Юныс. Тыгызлык һәм май микъдары буенча бүлү углеводород комплексларына нефть битумы яисә нефть битумы һәм мальта, аерым очракларда – мальта һәм асфальтитлар керүен күрсәтте. Фән һәм тел

3) Кысанлык, урын азлыгы. Анда тыгызлык: кая карама авыллар, торак пунктлар я шәһәрчекләр. А.Хәсәнов. Гадәттәгечә, арткы мәйданчыкта тыгызлык хасил булды, кызларның берсе, җайлап басарга тырышып, Мортазага нык ышкылып боргаланды. М.Маликова

4) Ныклык, тазалык (тән тур.). Тәненең тыгызлыгы турында әйткән дә юк, иңнәренә һич тә ир-ат кулы сарылган димәссең, тач җитлеккән кузак инде менә. М.Хәсәнов. Җиргә иелгәндә, кызның юка костюм-чалбары аша тәненең тыгызлыгы беленеп, таза-саулыгы, яшьлек көче бөркелгән чаклары күз алдына килә. М.Маликова

5) күч. Хокуклар һәм мөмкинлекләр чикләнгәнлек; кысынкылык. Шул заманнарда мөселманнарга дин тугрысында тыгызлык булган. К.Насыйри. Иң явыз кеше – үзенең гаиләсенә гадәттән тыш тыгызлык кылучы кеше. Р.Фәхретдинов

6) күч. Эчтәлектәге фикер тулылыгы, образ, идея һ.б.ш. байлыгы. Ләкин сугыш турындагы әсәрләрдә В.Быковныкы кебек тыгызлык, киеренкелек юк. Сүз күп. Ф.Яруллин. Мин әз генә гаепләүче ягына авышып-авышып аламдыр, бәлки, ләкин өстәргә мәҗбүрмен: күләм артык зур – тыгызлык югала. Идел



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә