ТЫГЫЗЛА’У ф. 1) Көпшәгрәк, йомшаграк әйберне басып, төеп, пресслап, тыгыз, каты хәлгә китерү. Рабига --- Габдулланың аркасын, ябык җилкәләреннән тотып, үрдәк мамыгыннан тыгызлап тутырылган шул мендәргә терәттерде. М.Хуҗин. Көндез өйгән печәнне шактый гына тыгызлагач, икесе ике якка ятып, тынып калдылар. Ф.Яруллин 2) Булган араларын бетерү, тыгыз итү; нык якын китереп, ара калдырмыйча ябу, томалау. Ишек бикле, тәрәзә тыгызлап ябылган булса да, идәндә, тәрәзә төпләрендә, киштәдәге китапларга бармак калынлыгы соры тузан яткан. А.Гыйләҗев. Ирек имән бусагадан өй эченә атлады; артына борылып, ишекне тыгызлап ябып куйды. Г.Рәхим 3) Күп урын алу, кысан итү; кысанлык тудыру. Сыюын сыя, тик кирәксез нәрсә белән аны тыгызлау артык. Ф.Яруллин. Галинең квартирын ары таба тыгызлауга юл калдырмавыгызны сорый. Ф.Баттал 4) Еш итү, еш урнаштыру. Әдәби журналдагы текә чәчле бакыр башлы озын егет Хушият картның шакмаклы дәфтәргә тыгызлап язган кулъязмаларын тегеләй әйләндерде, болай әйләндерде. М.Мәһдиев 5) Бер урынга күп итеп урнаштыру, тутыру. Шуннан соң, «телячий» вагонга тыгызлап тутырып, Мәскәүгә озаттылар. З.Зәйнуллин 6) сөйл. Берәр нәрсә эшләргә кыстау, көчләү. Ахыр, атасы тыгызлагач, икърар кыйлды: «Алдым, әткәй, ләкин мин урынына салып куйдым», – диде. К.Насыйри. Солдатны тыгызлап, бимазалап тормасаң, бик тиз үшәнләнә ул. Х.Камалов 7) күч. Комачаулау, ирек бирмәү; чикләү. Пажалысты, тыгызласам, чыгарга мөмкин. Г.Кутуй. Йөрәге сулык-сулык тибә, сулыш алуын тыгызлап, күкрәген нидер кыса, эче яна иде. Х.Камалов 8) күч. Арткарак күчәргә, чигенергә мәҗбүр итү, кысрыклау. Һәм менә декабрь урталарында безне кызгандылар ахры, башкаларны тыгызлау хисабына, тыгыз бүлмәләрне тагын да тыгызлап, безне аерым-аерым бүлмәләргә урнаштырдылар. А.Алиш Тыгызлап алу Бер тапкыр тыгызлау; тиз арада тыгызлау. Кан кызгач, яңа көч белән печәнне тыгызлап алдылар. Ф.Яруллин Тыгызлап карау Тыгызларга тырышу. [Извозчик] атын никадәр сугып тыгызлап караса да, мескен арык вә кечкенә ат --- йөрешен бер дә арттыра алмый. Ш.Камал Тыгызлап кую Тыгызланган хәлгә китерү. Шушы уйлар әкренләп Рифаны тынычландырды, ул урыныннан торды, тузган чәчләрен рәтләде, каешын тыгызлап куйды. Х.Камалов Тыгызлап тору Хәзер, әле тыгызлау; берникадәр вакыт тыгызлау. Баядан бирле йөрәгемне нәрсәдер тыгызлап тора иде, бары шул, сытылып, күзләремнән агып киткән кебек кенә булды... Ә.Еники. Йөрәген нидер авырттырып, сулыш алуын тыгызлап тора иде. Х.Камалов Тыгызлап чыгу Барысын да тыгызлау; һәрберсен аерым-аерым тыгызлау; тулысынча тыгызлау. Кипкәч, юлның өстен грейдер белән тигезләп, тыгызлап чыгачакбыз. Туган як Тыгызлый бару Торган саен күбрәк тыгызлау. Тамырлар күмелә төшкәч, туфракны аяк очы белән акрынлап тыгызлый баралар. Сабантуй Тыгызлый башлау Тыгызларга керешү. Ишектән керүчеләр тыгызлый башлагач, алар, көлешә-көлешә, кулларына кепкаларын тоткан килеш, чиркәүдән чыгып киттеләр. Һ.Такташ. Юк, ул саф, әнә төнлә белән, мин нык тыгызлый башлагач, ничек чын күңелдән елады. Х.Камалов Тыгызлый төшү Тагын да ныграк тыгызлау; бераз тыгызлау. Җылы көннәрдә агач-куаклар арасындагы карны таптап тыгызлый төшәргә кирәк, дигәнне ишеткәне бар аның. Казан утлары |