ТЫГЫЗЛАНУ ф. 1) Нәрсәнең дә булса вак кисәкләренең бер-берләренә якынаюы, керешүе нәтиҗәсендә, тыгызрак, куерак, катырак хәлгә килү. Салам тыгызланып каткан, күшеккән куллар шуа, һич йолкып булмый. Р.Батулла. Механик юл белән яхшылап баскалаганда, бетон измәсе тыгызланып урнаша. Төзү материаллары

2) Кешеләрнең бик күп, тиешеннән артык керүе, урнашуы яки әйберләрнең күп куелуы аркасында тыгызлык хасил булу, кысанлану (торак, транспорт һ.б.ш. тур.). Димәк, җир тыгызлана, яшәү пространствосы кысыла, кояш астындагы урын өчен көрәш-дау көчәя, терсәккә терсәк ныграк тия, йөрәкләр ярсурак тибә. Р.Фәйзуллин. Ул, борылып, өске ут кабызылган булса да, шактый караңгы, борынгы шкафлар белән тыгызланган алгы бүлмәгә, аннары зал ягына таба атлады. М.Маликова

3) Бер-беренә тиеп, орынып торырлык дәрәҗәдә, бик аз гына ара калдырып якын урнашу; кысылу. Алар артында моңарчы митингларга йөрми торган Вафа хәзрәт шәкертләре, байтак приказчиклар, бу тирәнең итекче, тегүче, бүрекче кебек вак һөнәрчеләре, тыгызланып, саф-саф утыралар. Г.Ибраһимов. Шушы минуттан барысы да: караңгы, салкын клуб эче дә, янәшәсендә генә тыгызланып утырган тамашачылар да, хәтта гел күз алдында селкенеп торган Яруллин да аның өчен югалган кебек булды. Ә.Еники // Төрле әйберләр, затлар арасында ачыклык калмау (ара якынаю һ.б.ш. тур.). Кояш яктысында иркәләнгән сөңгеләрнең, байракларның аралары тыгызланды. К.Нәҗми

4) Ешаю, куелану. Каршы якта исә, кызыл балчыгы коелып торган текә яр өстендә, тыгызланып, бер-берсенә сыенып, карамалар, юкәләр, усаклар тынып калган, алардан арырак, барысыннан да биегрәк булып, бик зур ялгыз чыршы калкып утыра иде. Н.Фәттах. Бакчаңда бетерсәң, аланнарда үсә, буш урын таба да тыгызланып үрчи, яңа орлыклар очыра! Ш.Галиев

5) Нәрсә дә булса арту, күбәю, баю. Ләкин бертуктаусыз җанын борчып торган ниндидер ярсулы ачыну аның йөрәгендә килгәннән бирле тыгызлана, һаман күп итеп сөйлисе, бушанасы килеп тора. Ә.Еники. Дөнья матурая төшкән кебек күренә: ничектер тыгызлана, тулылана төшкән кебек. Х.Туфан

6) күч. Тарсыну, сыешмау, кемнедер артыксыну. Ә инде дусларының ата-аналары тыгызлана башлагач, аңа фәкать күп фатирлы йортларның җылы подвалларында гына урын кала. Ватаным Татарстан

7) күч. Бик күбәю, киеренкеләнү; кысылу (эш, вакыт тур.); берәр эш белән бик мәшгуль булу. Тыгызлана Вакыт, Тора-бара нишләр? Р.Миңнуллин

8) күч. Берәр нәрсә эшләргә ашыгу, ашкыну. [Ул] иптәшенең хәрәкәт һәм кыланышында әллә нинди бер аптырау һәм тыгызлану күрә. Ш.Камал

9) күч. сөйл. Саранлану; акчаны санап, чамадан тыш кысып тоту. Акча мәсьәләсендә шундый инде ул... гомер буе тыгызланып яшәде. М.Вәлиев

10) күч. Эчтәлеге баю (фикер, сюжет һ.б.ш. тур.) Зыятдинованың шигырьләре күзгә күренеп ныгый, саллылана, тыгызлана. Р.Миңнуллин

Тыгызлана бару Вакыт үткән саен ныграк тыгызлану. Әмма һәр үсмерне биләгән бер уй – кызлар турындагы уй – көннән-көн ныгый, тыгызлана барды, һәр егет үзенә ошаган кызны эзли, таба, күзәтә, бар ягын да Альберт калыбына куеп тикшереп карый. Р.Батулла. Мөхәммәтшинның эш режимы елдан-ел тыгызлана гына бара. Р.Миңнуллин

Тыгызлана башлау Тыгызлану билгеләре күренү. Зөфәрнең кычкырып көләсе килде, күкрәгендә тантана һәм ярсу тыгызлана башлады, ашыгудан кулларын күлмәк җиңенә кертә алмыйча азапланды. Ә.Еники

Тыгызлана тору Эзлекле рәвештә тыгызлану. Карыйсың: таң чыкларында коенып, кояш нурларын сеңдереп тыгызлана торгач, алар инде сабый йодрыгы хәтле булып өлгергәннәр. Р.Низамиев

Тыгызлана төшү Тагын да ныграк тыгызлану. – Ягез әле, кызлар, тыгызлана төшегез, – дип, арага кереп утыра да ни өчендер кинәт кенә елый башлаган Радийны, әллә чеметеп куя инде, тез өстендә тыпырдатып яки куенында селкеткәләп юатырга керешә һәм күзләрен челт-челт йомгалый. Т.Нурмөхәммәтов. Хаҗга килүчеләр белән шәһәр тулгач, эшләре тыгызлана төшкән. Татар әдипләре

Тыгызланып бару к. тыгызлана башлау. Эш бик тыгызланып барганга күрә, [Гарифуллалар] эш калдырып авылга кайтып йөрми[ләр]. М.Гафури

Тыгызланып бетү Тәмам тыгызлану; тыгыз хәлгә килү. Бакча үсемлекләр белән тыгызланып бетмәгән булса, җилләтелсә, аңарда авырулар озак тормый. Шәһри Казан

Тыгызланып калу Ниндидер тәэсирдән соң тыгызлану; билгеле бер вакыттан соң тыгызлану. Ул да утыргач, университетның актлар залы тәмам тыгызланып калды. Ф.Яхин

Тыгызланып килү Акрынлап, аз-азлап тыгызлану. Улының тыгызланып килгән мускулларын күреп бик сөенде Габдулла. Казан утлары

Тыгызланып китү Кинәт тыгызлану; күзгә күренеп тыгызлану. Камали агай да кергәч, тар бүлмә тулып, тыгызланып киткәндәй булды. Ә.Еники. Элек аяклары камыр кебек иде, әллә еш бастыргалап торганга, әллә теге арбада хәрәкәтләнеп йөргәнгә, ботлары тыгызланып китте. Ф.Яруллин

Тыгызланып тору Тыгызланган хәлдә булу. Ахырда ул башын кинәт тезләре өстенә сала һәм, һичбер нинди тыелусыз, юка пальтосы аша түгәрәкләнеп, тыгызланып торган иңбашларын калтырата-калтырата елап җибәрә. Ә.Еники. Ярымшәрә тәне тулып, мускуллары тыгызланып тора. Ф.Яхин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә