ТЫГЫЗ с. 1. 1) Бер-берләренә бик якын һәм нык береккән кисәкләрдән торган. Җирнең өс кабыгы, эчендәге матдәгә караганда тыгызрак булганга күрә, акрынрак кысыла. Ф.Әмирхан. Төн уртасында, кала урамнарында тыгыз карны шыгырдатып җитәкләшеп барганда, бу ышаныч артканнан-артты. М.Маликова

2) Бер-беренә бик якын торган; еш, куе. Әле ул вакытта авыл мәчете мәктәпкә әйләндерелмәгән иде, картлар тыгыз колонна булып басып, тәкбир әйтеп, урамнан узалар, гает укырга мәчеткә җыелалар иде. М.Мәһдиев. Әнә, тыгыз әйләнә булып, бер көтү егет-җилән тезелеп баскан. Подъезд сакларга куйганнар диярсең. Ф.Җамалетдинова

3) Кысан, кысрык, тар; буш урыны булмаган яки бик аз калган. Һавасыз тыгыз зал эчендә, мәдрәсә яшьләренең үпкәләрендәге авырлыкка карамастан, йөзләре җанлана бара, башка чакта хәлсез үлек карашлы булган күзләрендә бу сәгать ялкын ялтырый иде. Г.Ибраһимов

4) Шыплап тутырылган, эче тулы булган; тыгызлап тутырылган. Арбада тыгыз капчык өстенә атланып утырган Җәмил, атны тагын да ашыктырмакчы булып, кулына чыбык алды. Н.Фәттах. Троллейбус төеп тутыргандай тыгыз иде, кергән кешеләрне төрле яктан китереп кыстылар. М.Маликова

5) Эче тулы булган, тук, мул (башак, бөре һ.б.ш. тур.). Иген кырларыбызда тыгыз башаклы алтын бодай [үсә]. Г.Гобәй. Тыгыз кабыклары эченнән булачак тәңкә-яфраклары да баш төртә. Казан утлары. Уңышлар үссен өчен, Тып-тыгыз орлыклар тулып, Башаклар пешсен өчен, Яле миңа әйтегез, Язын нишләргә кирәк? Нәүрүз бәйрәме

6) Еш итеп тукылган (тукыма тур.). Шулай да сыңар күзе белән генә ул чибәр кызның --- сары җирлеккә кызыл чияләр төшерелгән тыгыз тукымадан тегелгән һәм сылу тәнне йомырылап кысып торган тар, кыска киемен, күкрәкчәсен күреп калды. Н.Фәттах. Бүлмәне тыгыз, ачык соры тукыма белән тышланган, юан аяклары бизәкле агачтан эшләнгән диван, ике тирән кәнәфи --- бизи. Т.Галиуллин

7) Таза, нык; йомшармаган, сәлперәймәгән (тән тур.). Җизнәсенең тыгыз мускулларына Зөһрә яшертен генә сокланып карап куйгалады. Ф.Яруллин. – Тик кенә ята алмыйсың инде син, – диде хатын олы, тыгыз, кайнар тәнгә сарылып. Т.Галиуллин

8) Көчле; көчле басымлы һәм кызу хәрәкәтле (агым, җил һ.б.ш.). --- җил ихтыярына бирелеп каядыр юлдан читкә китеп бармас өчен, шактый көч куярга туры килде: тыгыз һава дулкынын чын-чынлап күкрәк белән ерып барырга туры килде. Н.Фәттах. Сикерүгә үк, тыгыз җил агымы аны артка таба чөеп җибәрде. Р.Вәлиев

9) Көчле; нык сизелерлек (ис тур.). Җете җылы кояш астында алтынсыман басулар тынып калган, дөньяны куе, тыгыз ис – кырау тигән бәрәңге сабагы исе баскан. М.Мәһдиев

10) Башка эш белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирми, вакыт калдырмый торган, ашыгыч, күп (эш тур.). Эшләре тыгыз, вакытлары юк, шуңа күрә сүзне озынга сузмыйча, карчыкка шул ниятләрен әйтергә булдылар. Ә.Еники. Эшең тыгыз икәнен беләм, улым. З.Зәйнуллин

11) күч. Турыдан-туры, ныклы, якын (бәйләнеш, багланыш). Башкортстан язучылары, композиторлары, артистлары белән бик тыгыз иҗади элемтә урнаштырылды. К.Тимбикова. Ләкин син менә шушы Яңавыл станциясендә яшерен пост булдыр һәм ул пост белән даими тыгыз элемтә тот. В.Нуруллин

12) күч. Аз күләмгә күп сыйган, бай, мул (фикер, сюжет һ.б.ш. тур.). Кыска, әмма тирән һәм тыгыз эчтәлекле кереш мәкалә дә аның тарафыннан язылган. Х.Миңнегулов. Һәр строфа, һәр куплет, күп вакытта һәр юл мөстәкыйль яшәрдәй тыгыз фикерле. Р.Батулла

13) күч. Ашыгыч эшләр күп булган, киеренке (вакыт тур.). Аларның гомере ничектер вакыт ягыннан тыгыз: көне атнага, атнасы айга туры килерлек. Х.Миңнегулов. Хәзер яшь галимнең вакыты тыгыз, бала тугач та әти кеше улын кулына алмады, төннәрен елап бимазалый дип, өйдә дә сирәк кунды. Н.Гыйматдинова

14) күч. Акчаны чамадан тыш кысып тотучы, саран, кысмыр. Әти – бик тыгыз кеше

2. рәв. мәгъ. 1) Бер-беренә якын килеп, бер-беренә якын торып, кысылып; еш булып. Агач арасында биек булып тыгыз үскән үләнне йолкып, кочаклап, куыш эченә китереп салдылар. Г.Якупова. Зур булмаган шул урында бер-беренә бик тыгыз утырган йөзгә якын корылма калдыклары табыла. Татар, уян!

2) Кысан, кысрык. Әлбәттә инде, ягъни җәмәгатьсез кешегә артык тыгыз булмас дип уйлыймыз, әйе... Ш.Камал

3) Бер буш урын да калдырылмыйча. Ул аның янына үтергә чамаласа да, зал бик тыгыз тулган иде, үтә алмады, шунда, тәрәзә яңагына сыенып, тыңлый башлады. Г.Ибраһимов. Мич кырыенда, идәндә, тыгыз итеп тутырылган спортчылар рюкзагы. Г.Әпсәләмов

4) Бернинди буш ара яки ярык калдырылмыйча. Аның танау озынлыгы гәүдәсенең өчтән бере кадәр, тешләре очлы һәм казналыкта бик тыгыз урнашкан. Хайваннар дөньясы

5) Кысып, каты итеп, еш итеп. Нургали аны бер күрү белән дөрләп кабынды: унҗиде яшьлек кызның тыгыз итеп үргән озын чәч толымнары, сызылып кына киткән нечкә кара кашлары --- егетнең һушын шундый алды ки, кызга авылына кайтып китәргә дә ирек бирмәде. Ә.Еники. Машинаның аптечкасында бинт белән йод калган икән, Әнисә яраны эшкәртеп, тыгыз итеп бәйләде. Т.Галиуллин

6) Аерылмаслык, нык итеп. Алай гына да түгел, безнең күрше республикалар, өлкәләр бер-берсе белән шулкадәр тыгыз бәйләнгәннәр, аларны инде хәзер берничек тә аерып алырлык түгел. Р.Миңнуллин

Тыгызга килү Хәлнең бик авыр, кыен булуы, эшнең киеренкелеге турында. Бу җәйне Мостафинның эшләре аеруча тыгызга килде. Ә.Еники. Ә миңа тыгызга килә башласа, үзем язармын, дөнья хәлләрен белеп булмый. С.Баттал. Тыгыз(га) туры килү к. тыгызга килү. [Танклар] кичә атакалаган булсалар, безгә бик тыгыз туры килгән булыр иде. И.Гази. Ләкин бәрәңге алу башланды гына, алда чөгендер тора, тыгызга туры киләчәк. М.Маликова. Кыскасы, быел безгә ачлык янамаса да, шактый тыгызга туры килүе ихтимал. Шәһри Казан. Тыгыз тоту Ашыктыру, тизләтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә