ТЫГУ ф. 1) Нәрсәне дә булса берәр әйбер эченә яки әйберләр арасына, астына кую, кертү, салу, кыстыру. Үзара киңәшкәч, болай итәргә булдылар: башта, сынап карар өчен, тегенең портфеленә алтын сәгать тыгалар. Г.Әпсәләмов. Әгәр син миңа кайчан да булса, мин синеке, дип әйтергә карар итсәң, конверт эченә тыгып, миңа шул каурыйны сал. М.Мәһдиев 2) Берәр нәрсәгә кадау, чәнчү. Димәк, Нур Сафа дигәннәре – кешегә пычак тыгар алдыннан да назлы итеп елмая белүче бандит шикеллерәк нәрсәдер. Ф.Баттал. Күпме генә кыйнасалар да, ике кабырга арасына пычак тыгып тотсалар да, салкын, юеш идәннәрдә кан төкереп ятканда да, ул үз уеның очын югалтмады, аңыннан, зиһененнән язмады. Г.Гыйльманов 3) Көрәк, сәнәк кебек эш коралларын һ.б.ш. җиргә (туфракка, комга һ.б.ш.га) кертү. Казыйсың: көрәгеңне беткәнче җиргә тыгасың да каерып атасың. М.Мәһдиев 4) Тишекне яки тишеге булган әйберне нәрсә белән да булса томалау, каплау. Бик шау-шулы булды: минем колак авыртып, мамык тыгып йөргән чак иде. Н.Нәҗми. Уйланып утырган Джиммины кинәт тотып ала, аркан белән бәйли, авызына чүпрәк тыга. Г.Каюмов 5) Берәр әгъзаны тәрәзә, ишек, капка кебек нәрсәләр аша чыгару яки кертү. – Атам, тукта! – дип кычкырды ул, тәрәзәдән башын тыгып. Ф.Яруллин. Мин машина кабинасыннан башны тыгып, кирәк урамны сорыйм. З.Зәйнуллин 6) сөйл. Берәр әйберне игътибарсызлык аркасында яки ашыгычлык белән кая да булса кую, кыстыру. Адресын әллә кая илтеп тыктым бит шул чак. Г.Гобәй. Картайдык бит инде, хәтер начар. Икенче җиргә тыгып онытканмындыр. Ф.Баттал 7) сөйл. Тиз табылмасын өчен, әйберне берәр җиргә кую, яшерү. Мин, ераграк тыгып куйган акчамны чыгарып, вакыт үтсен өчен, буфетка кереп утырдым. А.Шамов 8) сөйл. Акчаны, байлыкны һ.б.ш. берәр нәрсә өчен сарыф итү. «Һаман саен бу эшкә акча тыгу урынсыз, керем булмаячак», – дип, дусларым берсе артыннан берсе киттеләр. А.Сабирова 9) күч. Кешене үз теләгеннән башка берәр кая җибәрү, кертү, урнаштыру. Илгә, хөкүмәткә каршы сүз әйткәннәрне юләрләр арасына илтеп тыгалар да югалталар икән. А.Гыйләҗев. Тырышып эшләп йөрүчеләрне төрмәгә тыгу заманнары түгел хәзер! М.Хуҗин 10) күч. Сүзгә, әңгәмәгә нинди дә булса фикерне, мәсьәләне яисә сүзләрне тиешле-тиешсез урында катнаштыру, кыстыру, кертү. Кыз, --- иске мирза гадәтенчә, бик күп русча тыгып сөйләп бирде: – Беләм мин, зәһәр нәрсә ул Гәүһәрегез! Г.Ибраһимов. Яшьләр газетасына безнең исемнәрне тыгып мәкалә язган кеше Илдускамы? М.Мәһдиев 11) күч. иск. Сан, исәп сүзләреннән соң килеп, берәр сан исәбенә кертү, искә алу. Әллә нинди күңелле, әллә нинди рәхәт булырлык нәрсәләрне санга тыкмыйлар. Ф.Әмирхан. Узган еллар өчен биш таякны исәпкә тыкмыйсыз икән, бу гаделлек булмас. Ә.Фәйзи 12) күч. Кешенең игътибарсызлыгыннан яки шул өлкәдә мәгълүматсызлыгыннан файдаланып, сиздермичә, алдап, берәр яраксыз, кирәксез яки сыйфатсыз нәрсә бирү. Югыйсә сиңа беренче сорт дип икенче сортны тыгарлар, ә син шап та шап – тамга сал. Г.Әпсәләмов 13) күч. туп. Комсызланып, артык күп ашау (кешенең ашавын яратмаганда әйтелә). Киләдер күп кодалар, абжур кебек тыгалар. Коданың хәлен белмиләр, актык маен сыгалар. Ш.Мөхәммәдев. Менә гуҗ, кай җиренә тыга бу чаклы?.. Күпме ашар икән бу? Н.Исәнбәт Тыга бару Булган берсен тыгу; рәттән тыгу Тыга башлау Тыгарга керешү. Кулын кесәгә тыга башлады. Н.Акмал. Кулын эченә тыга башлаган җиреннән туктады да, тартманы әйләндереп, эчендәге бар нәрсәне җиргә бушатты. З.Зәйнуллин Тыга бирү Бернигә карамый тыгуны дәвам итү; тагын тыгу. Кунаклар килгәнгә дә исе китмичә, һаман тыга бирде. Казан утлары Тыга тору Берәр эш-хәлгә кадәр тыгу Тыга төшү Бераз гына тыгу; тагын да күбрәк тыгу. Хуҗалык эшләрендә йөрүче тоткын тәрәзәдән башын тыга төшебрәк икенче тапкыр кабатлагач кына үзенә дәшүләрен абайлап алды. И.Сираҗи Тыга язу Чак кына тыкмый калу. – Һичьюгы, бу покрышкаларны салдыр әле, агай, – дип ялвара башлаган идем, таягын авызыма тыга язды: – Урам уртасында машина сүтәргә ярамый. Ф.Баттал Тыгып алу Бик аз вакытка тыгу. Һава, диңгезгә тыгып алгандай, дымлы вә юеш, аяк асты тездән су һәм пычрак иде. Г.Ибраһимов. Ашыйсым килгән саен, чаба-чаба барган хутка, әнә шул янчыкка телемне генә тыгып алам. Ф.Баттал Тыгып бару Булган берсен рәттән, эзлекле рәвештә тыгу. Без дә тик тормыйбыз, бодай башакларын үзебездән күрше апаларның көлтәләренә тыгып барабыз. Р.Вәлиева Тыгып бетерү Барысын да тыгу. Акчасын ул туйга тыгып бетерә язган. Ә.Фәйзи. Исемлеккә һәммәбезне дә тыгып бетерә алмаслар! З.Зәйнуллин Тыгып җибәрү Тиз генә, кисәк тыгу. Менә бер кесәсенә кулын тыгып җибәргән иде, кулына әлеге алтын дага тиде. Әкият. – Мал табибын чакырткан идек, тәненең шешкән урынына калын энә тыгып җибәрүе булды, сасы үлек ага башлады, – дип сөйләде бер танышыбыз. Г.Хуҗиева Тыгып карау Сынау, нәрсәнедер белү, аңлау өчен тыгу. Гамил иң соңыннан чишенеп бетсә дә, суга аягын беренче булып тыгып карады. А.Тимергалин. Ул тизлекне беренчегә тыгып карады – кермәде, икенчегә тыгып карады – кермәде. Р.Батулла Тыгып кую Тыгылган хәлгә китерү. Салкын тәнеңне кара җир астына тыгып куялар, ялгыз каласың. Д.Заһидуллина. Шул мәлне берәү үзенең борын кулъяулыгын аның авызына тыгып куйды. З.Мәхмүди Тыгып тору Билгеле бер вакытка тыгу; сөйләү моментында тыгу. Син колакларыңа бармакларыңны тыгып тор. К.Тинчурин. Аны мич алдындагы утлы күмергә тыгып торды. А.Хәсәнов |