ТФҮЛӘ’Ү ф. 1) Тфү дип төкерү. Тфүләп йөрүне кем дә булдыра аны, эшләп күрсәтергә кирәк! М.Мәһдиев

2) күч. Тфү-тфү дип тәүбә итү. – Тфүләүдән башканы белмисең инде, һаман шул булыр синең, – дип сукранды әтисе. Казан утлары

Тфүләп алу Бер тапкыр тфү дию яки тфү дип төкерү. Карт үзе дә ялгышлык белән генә ычкындырган булырга кирәк, башын чайкап, тфүләп алды. Г.Толымбай

Тфүләп тору Озак вакыт дәвамында тфүләү; һаман саен тфүләү. Тфүләп торма әле монда, бар, эшеңә ашык. И.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә