ТФҮ иярт. 1. Төкергәндә чыккан тавышны белдерә. Мәңге кипмәс, мәңге сөртмәс төкерегем сиңа истәлек булсын, тфү. Г.Кутуй. Тфү дип төкереп китте. М.Мәһдиев 2. ы. мәгъ. 1) Сөйләүченең берәр кешегә, җанлы-җансыз нәрсәгә һ.б. кимсетүле, җирәнүле мөнәсәбәтен яки ачуын белдерү өчен кулланыла. Тфү, җирәнгеч, әле ярый башка киткән вакыт булмады. Г.Камал. Әнкәсенең тагын да катырак ачуы чыкты: – Тфү, киребеткән нәмәрсә! Р.Батулла. Тфү, мин сине егет солтанына санап йөргән булам тагын. М.Әмирханов 2) Әйткән сүздән кире кайтуны аңлата. – Безнең өй түгел бу, – диде Торымтай, икеләнеп. – Әллә яшен ташы төшкәнме соң, тфү, тфү! – Сөйләнмә! Н.Фәттах. Тфү, тфү, үземә күз тидерә күрмим тагын. Ф.Яруллин. «Тфү, тфү, күз генә тия күрмәсен, Ходаем», – диде. Ф.Җамалетдинова |