ТҮШЛЕК и. 1) Алъяпкыч һ.б.ш.ның күкрәк турысы. Биленә түшлексез ак алъяпкыч бәйләгән официант кыз безнең якка әйләнеп карамады. Н.Фәттах 2) этн. Тәңкәләр тезеп ясалган изү (элек аны хатыннар түшләренә киеп йөргәннәр). Базарларга бардым, тәңкә алдым, Хәситәгә түгел, түшлеккә. Җыр. Көмеш өрфия тәңкәләр тезеп ясалган түшлекләр --- барысы да [солдатларга] китте. X.Кәрим 3) Җигүлектә, атның корсак астыннан үткәреп, бер тәртәдән икенче тәртәгә бәйләп куела торган каеш я бау; түшелдерек, бавыргалык. Мөнирҗан Күкбияне туктатып, түшлеген тарттырып бәйләде, камыт бауларына күз төшерде. Н.Әхмәдиев. Яхшы атлар үрдән әкрен төшә, Түшлек бавын күкрәк белән тыеп. Үр менгәндә тойган авырлыкны Тагын бер кат йөрәк белән тоеп. Н.Акмалов |