ТҮШКӘ и. рус Тиресен тунап яки йонын йолкып, эчен чистартып, ит буларак ашарга әзерләнгән кош яки хайванның бөтен гәүдәсе. Ә хуҗа кешегә ара-тирә берәр түшкә сарык ите алып кайтырга гына ярыйдыр, шәт. В.Нуруллин. Бер дә бер көнне Чыңгыз Мусин кулъязма җыентыгын, шуңа өстәп өч литрлы бал, бер каз түшкәсе алып, Казанга килеп чыга. Ш.Маннапов |