ТҮШӘ’Ү I ф. 1) Ятып йоклар өчен ятак әзерләү, урын-җир әйберләрен җәю. Түргә, төрле чүпрәк кисәкләреннән корып, түр юрганы түшәлгән. А.Таһиров. Нинди хикмәтедер, әби түшәгән шул урын мине май кебек эретә дә җибәрә торган иде. Г.Гали

2) күч. Йомшак нәрсәне утырасы урынга яки берәр әйбер астына, йомшак булсын өчен, сузып яки җәеп салу. Мамык түшәгем Җиргә түшәдем. Табышмак. Мүге белән бергә ниргә саен Шаян сүзне түши мул итеп ---. Х.Әюп

3) махс. Йонны, итек яки башка киез әйбер басар алдыннан, кирәкле форма биреп җәю. Наҗия итек башы түши, Ул шундый җитез эшли: Аның кебек тиз түшәргә Бер кеше дә җитешми. Ш.Маннур

4) Берәр җирне, урынны вак, сибелүчән нәрсәләр сибеп каплау, өстен шулар белән тутыру. Шундый йола: ишек төбен Ямь-яшел мүктән түшә! Яңа кеше туган чакта Аллалар Күктән төшә! Г.Гыйльманов. Арыш саламнарын шактый калын түшәп, бисмилласын әйтеп каплаган иде Сәкинә баз авызын. Г.Әдһәм

5) Тыгыз һәм тигез итеп тезелгән бүрәнә, такта, таш кебек нәрсәләрдән тезеп юл, идән, түшәм һ.б.ш. ясау. 26 июньгә каршы төндә сапёрлар, агач түшәп, сазлык аша салынган юлның ватык урыннарын төзәтәләр. Р.Мостафин. Урам буласы мәйданны виброкатоклар белән катоклап, ярты метр калынлыгында гравий түшиләр. Өстенә щебень, аннан бетон җәяләр. З.Дәүләтов

6) күч. Кешеләрне яки хайваннарны күпләп егып салу, кыру, үтерү. Янә гитлерчылар ябырылып килде, янә күбесен түшәп салдылар. Ш.Рәкыйпов

Түшәп бару Рәттән түшәү. Гөлсем, арбаның икенче ягындагы икенче бер кыз кебек үк, озын саплы сәнәге белән арба төбенә җайлап салам түшәп бара иде. Н.Фәттах

Түшәп бетерү Түшәү эшен төгәлләү; барлык җиргә түшәү. Түшәп бетергәч, калган ботаклар белән арбаның җил, яңгыр үтә торган ягын каплап куйды. Г.Галиев

Түшәп бирү Икенче бер кешегә дип түшәү. Минем алачык хәтле зур балконында урын түшәп бирде [хуҗа]. Т.Галиуллин

Түшәп йөрү Төрле урыннарга түшәү; түшәү эше белән мәшгуль булу. Сопка итәкләре генә урыны-урыны белән агарып ята, гүя кемдер анда акбур өемнәре түшәп йөргән. С.Шәрипов

Түшәп кую Түшәү эшен алдан эшләү; тиз арада түшәү. – Күперне төзәтү генә түгел, без киләсе юлга яшел келәм түшәп куйган булырлар иде, дидем. А.Хәсәнов. Минтимер Шәрипович биргән акчага асфальт та түшәп куйдылар. Т.Миңнуллин

Түшәп тору Түшәү эшен башкару

Түшәп чыгу Башыннан ахырына кадәр түшәү. Аннары кызып-кызып тагын сөйләп китте: – Шушы өйләрне реставрацияләп, буяп-бизәп, каралты-кураларны төзекләндереп, урамнарга агачлар утыртып, аяк астына ком белән чуерташ түшәп чыксаң, оҗмахка әйләнә бит безнең авыл! Р.Вәлиев

Түшәп яту сөйл. к. түшәп тору. Анда борын башында ике балтачы идән түшәп яталар иде. Н.Фәттах

Түши башлау Түшәргә керешү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә