ТҮШӘМӘ и. 1. 1) Берәр урынга тоташ түшәлгән такталар яки бүрәнәләр рәте

2) Гомумән, берәр өслекне тоташ каплаган катлам. --- [имәннең] каты яфраклары туфракка түшәмә булып ята, аның яфраклары бик озак чери, черегәндә, туфракка дуплау матдәләре бүлеп чыгара. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы

3) диал. Лапас, лапас башы

2. с. мәгъ. к. түшәлмә (2 мәгъ.). Шоссе юл бетүгә, түшәмә юл башланды. Саз җиргә күп итеп ылыс, агач ботаклары җәелгән. Ә.Маликов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә