ТҮШӘМ и. 1) Бинаны, өйне, бүлмәне өске яктан каплап, такталардан яки плитәдән эшләнгән эчке капламасы. Яшь галимнәр түшәмне кубарып ташларлык тавыш чыгарып көлгәннәр иде ул чакта. К.Тимбикова. – Шундый бер яктырткычны түшәмеңә асып куйсаң, ә! – дип уйлады ул. З.Фәтхетдинов

2) Берәр корылманың эчендәге куышның өске өлеше, көймәсе, аңкавы, гөмбәзе. Бу гарәп шуны [камырны] озын тимер көрәгенә кабул итә дә мичнең түшәменә тезә. М.Мәһдиев

3) күч. Берәр эштә, сыйфатта ирешү мөмкин булган иң югары күрсәткеч; мөмкинлекләр чиге. Аның [Госманның] түшәмен без шунда ук күрдек. Моннан соң ул, ничаклы тырышса да, артык сикерә алмаячак. Ф.Хөсни. Кулына бәяләү өчен йомшак, зәгыйфь әсәр килеп керсә дә, Гариф абый [Ахунов], каләм иясенең түшәмен, сәләт дәрәҗәсен чамалап, күтәрелеп бәрелмәс, авторның күңелен җәрәхәтләмәс. Т.Галиуллин

4) күч. Рөхсәт ителгән күләм, мөмкин булган соңгы чик

5) күч. Самолёт, снаряд һ.б.ш. күтәрелә ала торган биеклек чиге. Очкан саен совет пилотының очу түшәме гел югарырак күтәрелә барды. Казан утлары

Түшәм санаш Шаяртуның асылын белмәгән кешене чалкан яткырып, кием җиңеннән түшәм такталарын санатып, җиңгә су коюдан гыйбарәт уен. Түшәм санап яту к. түшәмгә төкереп яту. Арган чагы була, борчулы чаклары, мәгәр аның йокысыз интегеп, түшәм санап, көндәлек уңышларына яки хаталарына анализ ясап ятканы юк. А.Гыйләҗев. Түшәмгә төкереп яту Эшләмичә, вакытны әрәмгә уздыру, ялкаулану. Шул «ләкин» дигән каһәр суккан сүз булмаса, без әллә кайчан коммунизмга барып җитеп, түшәмгә төкереп ята идек инде. А.Гыйләҗев. Бу минем соңгы китүем булачак. Шуннан кайткач, менә ипекәй, ындыр артына да чыкмыйча, авылда түшәмгә төкереп ятачакмын. М.Юныс. Түшәмнән алу (бирү) Куелган таләпкә, бирелгән сорауга туры килмәгән, уйланылмаган, кирәк булмаган, нигезләнмәгән теләсә нинди соралган мәгълүмат бирү. Түшәмнән чүпләп булса сан, тупла план, Уң кесәдән ал да сип башлыкка мактау. Ә.Баян. Булырга, монда эш югарыда утыручы түрәләрнең түшәмнән алып җибәргән планнары буенча бармый бит, ирекле кешеләр хезмәте бу! З.Фәйзи. Түшәмнән таракан санап яту к. түшәмгә төкереп яту. «Казремстрой» тресты да түшәмнән таракан санап ятмый, ул да баш вата, ул да эзләнә. Социалистик Татарстан. Түшәмнән туфрак кою Бик каты ачуланып котырыну, тавышлану, дулау. Наиләнең, сирәк-сирәк кенә булса да шулай дулап, түшәмнән туфрак коя торган гадәте бар. Ф.Хөсни



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә