ТҮШӘЛҮ ф. 1) төш. юн. к. түшәү. --- подвал эшкә ярарлык түгел инде. Искерде. Стеналары яссы ташлардан өелгән, түшәменә урталай ярылган имән бүрәнәләр түшәлгән. Ә.Гаффар. Аның [ниндидер корылма] урынында җәлпәк ташлардан түшәлгән сөзәк калкулык кына калган. Г.Гыйльманов

2) күч. Берәр төрле йомшак, күпереп торган нәрсә белән каплану. Нинди ямьле безнең үзәннәр, Түшәлгәннәр йомшак хәтфәләр; Ал чәчәкләр, яшел үләннәр Яшьлегемне хәтерләтәләр. Ә.Ерикәй. Сабантуй Вәрәшбашта Тимерханның ындыр артында каз бәпкәсе үләне түшәлгән тугайда уза торган иде. Г.Ахунов

3) Берәр җирдә рәттән күп кеше яту, аунап йоклау

4) күч. Күпләп үлеп яту. Күпер аркылы качып барганда, утызлап фриц түшәлеп калган. И.Гази. Мин үткән йөзләрчә чакрым юл гел безнең солдат гәүдәсе белән түшәлгән иде. Ф.Сафин

Түшәлә бару Рәттән түшәлү

Түшәлә башлау Түшәлергә тотыну. Кояш әле баемаган, ләкин яр астында эңгер түшәлә башлаган инде. М.Хәбибуллин. Кап-кара җир өстенә түшәлә башлаган ак кар бөртекләре көзге төшенкелектән бер ярдәм кебек. Д.Булатова

Түшәлеп бетү Барчасы да түшәлү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә