ТҮШӘЛМӘ с. 1. 1) Җиргә җәелеп, якынаеп үсә торган. [Дарулык яушан] 10 – 30 см озынлыктагы, күп тапкырлар тамырланучан, күтәрелмә очлы, түшәлмә сабаклы күпьеллык үлән үсемлек. Урман аптекасы. Ак чыршының аскы ботаклары җиргә кадәр тиеп тора һәм бик озак түшәлмә үсемлек кебек үсәргә мөмкин. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы 2) Сазлык, баткак яки комлы җир өстенә бүрәнәләр, такта яки чыбык-чабык җәелеп салынган. Бераздан аларның атлары сазлык аркылы салынган түшәлмә юлны дөбердәтеп баралар иде инде. Г.Әпсәләмов 2. и. мәгъ. 1) к. түшәмә (1 мәгъ.). Юкәнең җиргә коелган яфраклары, имәннекеннән аермалы буларак, тиз чери. Менә ни өчен юкә урманында туфрак түшәлмәсе булмый. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы 2) бот. Яфракның үткәргеч бәйләмнәр тирәсендәге күзәнәкләр катламы; русчасы: обкладка |