ТҮШӘК и. 1) Эченә тавык йоны яки каз мамыгы тутырып ясалган, аска салып ята торган озынча зур ястык. Кунакка түр яктагы караватка, ничә еллар җыеп килгән каз мамыгыннан ясалган йомшак түшәкләрен кабартып, урын җәйде. Р.Мөхәммәдиев. Чишендем. Йомшак түшәккә чумып яттым. Өстемә йомшак йон юрган ябындым. Тәнем рәхәтлеккә чумды. М.Юныс

2) диал. к. көрпә I (3 мәгъ.). Алар байтак вакыт шулай, үзләренең салам түшәкләрендә сузылган килеш, [сөйләшеп яттылар]. Ш.Камал. Мамыклы орлыкларны мендәр һәм түшәкләргә тутыру өчен дә файдаланырга ярый. Робинзон эзләреннән

3) Гомумән урын-җир. Көне җитеп егылган берәү Түшәгендә җан биреп ята. Ә.Синугыл-Куганаклы. Сания, баланы түр түшәккә кертеп салгач та, озак кына тынычлана алмады. Г.Гыйльманов

Түшәгеңә карап аягыңны сузу к. юрганыңа карап аяк сузу. Кода-кодагыйлар, түшәгеңә карап аягыңны сузарсың дигәндәй, елларның байлыгына чамалап, туй да ясап алдылар. М.Шәрифуллин. Түшәгеңә күрә аягыңны сузу к. түшәгеңә карап аягыңны сузу. Шулкадәр акча тыгып дача салу нигә хаҗәт иде соң? Ник болар түшәкләренә күрә генә аякларын сузмыйлар икән соң? Ш.Мөхәммәдев. Түшәк өстенә егылу Йөри алмаслык булып, бик нык авырып китү. Түшәк өстендә яту Бик нык авыру, урыннан тормаслык дәрәҗәдә авыру; урын өстендә яту. Мәрхүмә ничә көннәр түшәк өстендә ятты, куркулыклар койдырды. М.Мәһдиев. Түшәк саклау Берүзе генә йоклау (гадәттә ирсез хатыннар тур.). Хатыны Зәйтүнә --- үзе югында нишләп йөрим мин анда дип, кечкенә кызлары Мәрьямне кочып, тагын түшәк сакларга яткандыр. Э.Касыймов. Түшәк яңарту Икенче хатынга өйләнү. Түшәккә аву к. түшәк өстенә егылу. Тәмам хәлсезләнеп түшәккә ауган кыз сөйгәне Рамай турында җырлар чыгара, аларны көйгә салып җырлый. Җ.Фәйзи. Түшәккә егу Каты авыруга сәбәпче булу. Зыкы суыкларда урманнан ач-ялангач килеш утын тартып ташулар --- аны түшәккә екты. Н.Хәсәнов. Түшәккә егылу к. түшәк өстенә егылу. Аяк өсте гамәлдә йөгереп йөргән әнкәбез көтмәгәндә түшәккә егылды. Ф.Яхин. Хан янә Ширванны хәтерләп куйды, атасының авырып түшәккә егылуын ишеткәч, ул үзенә тәгаенләнгән биләмәсен ташлап, Сарайга кайткан иде. Р.Зәйдулла. Түшәккә менү к. түшәк өстенә егылу. Түшәктә яту к. түшәк өстендә яту. Димәк, Закирның хаста түшәгенә ятуында гадәттән тыш бернәрсә юк. Ш.Рәкыйпов. Җиде-сигез ел түшәктә ятып, бик күп газаплар кичергән иде инде мескен Камәр. М.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә