ТҮШ I и. 1) Гәүдәнең (бигрәк тә хайван гәүдәсенең) муен белән корсак арасындагы чыгыбрак торган өлеше; күкрәк. Тук казларның, утырган җиреннән генә түшен биетеп, борын эченнән генә гаң-гаң килеп гәпләшүләре... М.Гали. Менә машинадан уртача буйлы, хәрби киемле, түшендә «Алтын йолдыз» медале һәм ике Ленин ордены балкыган кеше төште. Г.Тавлин 2) Берәр нәрсәнең алгы өлеше, уртасында алга чыгыбрак торган җире. Чиркәү үр кашында ук түгел, түбәндәрәк, үрнең түшендәрәк. Ә.Гаффар. Борынгы грек галерасы (җилкәнле судно) үзенең текә түше белән Урта диңгез суларын кисеп йөри икән. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр 3) Хатын-кыз күкрәге. Иң алдагы машинада, колхоз «Волга»сында, изүләрен чишеп җибәреп, түшләрен киереп, Саттар Хәбирәсе утыра иде. М.Хәсәнов. Хатын шактый мулдан киерелгән түшләрен әле берсенә, әле икенчесенә таба борды. Н.Хәсәнов ◊ Түш белән каплау сир. к. күкрәк белән каплау. Явызлыкның юлын каплыйм түшем белән. Г.Афзал. Түш киерү Горур кыяфәт чыгару, эреләнү, һавалану. Милләт өчен эш кырмаса да тиенлек, Масаеп түш киереп алар йөрерлек. Ә.Синугыл-Куганаклы. Карале, малай, карале, ул түшләрен киереп торуларын гына күр син аның... Р.Мөхәммәдиев |