ТҮ-ТҮ иярт. 1. Тынлы музыка коралында уйнаганда, сигнал биргәндә чыккан өзек-өзек нечкә тавышны белдерә. [Зыя]: «Тү-тү-тү, траттытам, траттытам», – дип, аякларын танец көенә хәрәкәтләндереп, рояль янына барды. Ф.Әмирхан 2. ы. мәгъ. Берәр эш яки нәрсәнең күптән бетүе яки юклыгы турында. Кылана да соң инде, Һай бу яшьләр-шәрәләр. Безгә тү-тү шул хәзер Теге-бу ишарәләр... Ш.Галиев. Тү-тү бит тәти апаң! Толымнары белән кулларын урап озаттык без аны! М.Маликова |