ТҮТӘРӘМ и. 1) Дүрттән бер өлеш, чирек. Нәҗипнең җылыйсы килеп китте, күңеле тулды: «Бер түтәрәм каклаган казлары, бер йомарлам ак майлары да юк микәнни боларның?» – дип өзгәләнде. А.Гыйләҗев 2) Дисәтинәнең алтыдан бер өлешен тәшкил иткән борынгы җир үлчәү берәмлеге. Быел ашлык бик күп чәчтем: бер түтәрәм тарым бар. Җыр. Киң даланың һәрбер түтәрәме сусау белән сусый. Ә.Фәйзи 3) Бер кадак, авырлык үлчәүнең якынча 400 граммга тигез берәмлеге 4) Зур кисәк (ит, икмәк һ.б.ш. тур.); гомумән, кисәк, өлеш. – Тукта, менә монда әз генә бар икән, – дип, Сабиратти киң пычак белән мул гына кисеп, бер түтәрәм майны баланың савытына сала. М.Мәһдиев |