ТҮТӘЛ и. 1) Яшелчә яки гөлләр утырту өчен, тар озынча яки түгәрәк формада казып йомшартылган туфрак мәйданчыгы. Чәчәк түтәлләре янындагы урындыкларга кырын ятып, үткәннәрне искә төшерәләр, кайдан килүең, кем булуың белән кызыксыналар, таныш-белешләрен сорашалар. Ш.Рәкыйпов. Түтәлләргә кырпак төшкән мәлдә, Чын чәчәкләр җирдә калганмы? Ф.Гыйззәтуллина 2) Шундый бер урында үскән яшелчә микъдары. Дөрес, аның бакчасы да бакча түгел: бер-ике түтәл кишер, суган утыртырлык уч төбедәй җире бар. Н.Фәттах |