ТҮТӘ II и. диал. Үзеңнән олырак хатын-кыз, апа, тута. --- безне дә чыгарып җибәрерләр. --- Теге абыеңнар. Түтәңнәрне дә чыгарып җибәрделәр әнә... Х.Сарьян. Баһау абыйсы белән түтәсенең ул чактагы яхшылыкларын Тимерханның гомердә дә онытасы юк. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә