ТҮТӘ I и. 1) Балта тимеренең сырт ягы; йөзенә каршы ягы. Наймуш имән борысны җиренә җиткереп ышкылады, --- пычкы һәм өтерге белән тигез, пөхтә итеп ырмаулады, балта түтәсе белән борысларны бер-берсенә кагып кертте. Ә.Гаффар. Сарайда ята колун балта. Түтәсе иңгән күп сугудан, Йөзе тонган тутыгудан. Р.Фәйзуллин 2) Чүкеч тимеренең юан, тумпак башы 3) Мылтык, автомат һ.б.ш. утлы коралның, атканда, иңбашка тери торган киң тоткычы, төп ягы; русчасы: приклад. Тимерче осталарда, һөнәрчеләрдә – шам кылыч, хәнҗәр, көбә, ук-җәя, сөңге очы, түтәләре көмешләп бизәлгән мылтык, тимер баш киемнәре... Ф.Латыйфи. Озын торыклы немец солдаты аны бик тиз куып тотты һәм автомат түтәсе белән аркасына орды. Р.Сибат |