ТҮРЛЕ с. Түре (6 мәгъ.) булган, җайлап терәлеп утырырлык урынлы итеп эшләнгән. Түрле чанага яхшы ат җиккән бер юлчы урамда карлар уйнатып, чаптырып узып китә. Ф.Хөсни. Түрле чанада икәү баралар. Райүзәккә таба киләләр. Юл буш. Туры айгыр күңелле генә юырта. М.Хәсәнов |